«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль уен үткәрелде. Җырларның төрле категорияләре сайлап алынды: мультфильмнардан музыка, рус һәм татар композиторлары көйләре. Чарада катнашучылар таныш көйләрне бик тиз аңладылар. Балаларга иң ошаганы «Мультфильмнардан музыка» категориясе булды.
Музыкаль уеннар балаларның музыкаль күзаллауларын киңәйтә.