«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләрнең әти-әниләренә консультация хезмәте күрсәттеләр

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева ата-аналар өчен консультация үткәрде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның танып белү процессын төзәтүдә баш мие стимуляциясе ысулын куллану турында сөйләштеләр.

Ата-аналар сенсор интеграциясенең нәрсә икәнен һәм аның баланың үсешенә ничек тәэсир итүен белделәр. Шулай ук катнашучыларга баланың уңышлы үсеше өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International