25 гыйнварда Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча узачак.
Ярминкәгә килүчеләр чарада катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, вакансияләр турында тулырак белә, эшкә урнашу өчен юллама ала алачак. Татарстанлыларга компьютер базасында булган вакансияләр дә тәкъдим ителәчәк.
Мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнарга хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү, үз эшләрен ачу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак.