Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре белән «Куркынычсызлык өчен каникуллар юк» дигән агитация-профилактика чарасы уздырдылар.
Әңгәмә барышында җәяүлеләр һәм пассажирларның үз-үзләрен куркынычсыз тотышы кагыйдәләрен искә төшерделәр, яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучыларга кышкы чорда юл үзенчәлекләре турында искә төшерделәр. Ата-аналарны балаларын юл буенда караусыз калдырмаска һәм үз уңай мисалларында тәртипле юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләргә өндәделәр.
Материалны ныгыту өчен, «Сакла» порталыннан «Кышкы куркынычсызлык», «Ата-аналар өчен истәлек», «Юлда күренеп тор» фильмнары күрсәтелде. Барлык тыңлаучылар да файдалы тематик бүләкләр алдылар.