Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен «Син нык тордың, бөек Ленинград!» дигән хәрби-патриотик чара уздырдылар.
Чарада катнашырга «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе, «Гвардия» хәрби-эзләү отряды, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә вәкилләре чакырылды.
Мәктәп укучылары илебез тарихының фаҗигале бите – Ленинград блокадасы турында белделәр. Алар «Блокададагы Ленинград» видеоролигын карадылар, «Блокада икмәге» экспозициясе белән таныштылар.