2024 ел башыннан Зәй муниципаль районында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә грант ярдәме алган «Өйдәге ярдәмче» социаль проекты гамәлгә ашырыла. Проект Зәй районы Ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында 15 «көмеш» волонтер социаль хезмәт алучы 90 га якын ялгыз өлкән яшьтәге кешене үз карамагына алачак. Моның өчен «Шатлык» үзәге базасындагы «Пульс» волонтерлар отряды киңәйтелгән.
Волонтерларның функцияләренә максатчан төркемнең өлкән яшьтәге гражданнарына системалы патронаж үткәрү керә.
24 гыйнварда «Пульс» актив пенсионерлар клубы әгъзалары белән мәгълүмати очрашу узды. «Өйдәге ярдәмче» проектын тәкъдим иттеләр, максатчан төркем өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм күрсәтү юнәлешләрен карадылар.
2024 елның беренче яртыеллыгына максатчан төркем исемлеге төзелде, һәр волонтерга тәрбияләнүчеләр бүленде, беренче кварталга эш планы төзелде.