Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ләйсән Вәлиулова, Хезмәт һәм сугышчан дан музее хезмәткәре Тамара Нигъмәтуллина белән берлектә, Буа шәһәренең лицей-интернаты укучылары өчен чара оештырдылар.
Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә социаль яклау идарәсе һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре коллективларының җыелышы узды. 2023 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның кыр шартларында душ керү мөмкинлеге юк. Нәкъ менә шуңа күрә Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре волонтерлар белән бергә коры душ әзерләүне башлап җибәрделәр.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 елдан башлап 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге интеллект бозылулары, аутизм спектры бозылулары булган кешеләр белән эш алып барыла.
Соңгы 10 елда Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан. Бүген республикада өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 50 200 гаилә яши. «Бу безне бик сөендерә, чөнки ил – ул гаилә, ә гаилә – ул мәхәббәт, балалар, үзара аңлашу һәм ярдәм», – дип сөйләде журналистлар белән әңгәмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Бүген С. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүенең 80 еллыгына багышланган «Буйсынмаганнар. Тугыз йөз көн батырлык» театральләштерелгән тамашасы узды.
Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы ачылды. Актлар залында Кукмара һәм Яшел Үзән тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре, шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгеннән коллегалар җыелды.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында «Гаилә альбомына күз сал» чаралар циклы башланды.
Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч мастер-класс узды, ул «Мастеровые» төркемендәге яшүсмерләр өчен чын кулинар маҗарага әверелде. Дәрес кысаларында балалар яшьләр арасында иң популяр һәм яраткан ризыкларның берсен – гамбургерлар әзерләргә өйрәнделәр.
Гаиләдә сәламәтлек культурасын формалаштыру программасы кысаларында Минзәләнең «Олимп» спорт мәктәбендә дәрес узды. Аны Гаилә елы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.