Махсус хәрби операциядә катнашучыларның кыр шартларында душ керү мөмкинлеге юк. Нәкъ менә шуңа күрә Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре волонтерлар белән бергә коры душ әзерләүне башлап җибәрделәр. Технология гади: махсус материалга юу сыеклыгы сөртелә, аны су белән юарга да кирәкми.
Көн саен 100дән артык комплект ясала, аларны шунда ук махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр.