Министр Эльмира Зарипова Биектау районында күпбалалы гаиләдә булып кайтты

2024 елның 2 феврале, җомга

Соңгы 10 елда Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан. Бүген республикада өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 50 200 гаилә яши. «Бу безне бик сөендерә, чөнки ил – ул гаилә, ә гаилә – ул мәхәббәт, балалар, үзара аңлашу һәм ярдәм», – дип сөйләде журналистлар белән әңгәмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Бүген министр Биектау районында күпбалалы Хисмәтуллиннар гаиләсендә булды. Дарья белән Марсель өч ул үстерәләр. Декретка кадәр яшь әни Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләгән, ә гаилә башлыгы – полиция хезмәткәре.

2023 елның ноябрендә күпбалалы гаилә өченче бала туган өчен 100 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алган.

2018 елдан Татарстанда авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче яшь аналарга өстәмә социаль ярдәм чарасы кертелде. 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар беренче баласын алып кайткан вакытта 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Социаль ярдәм чарасын алу өчен, ким дигәндә өч ел Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәү шарт.

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать ителсә билгеләнә. Түләүне билгеләү өчен яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International