Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә социаль яклау идарәсе һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре коллективларының җыелышы узды. 2023 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр.
Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Владимир Яшанин һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.