Казанда Ленинград блокадачыларын хөрмәтләделәр

2024 елның 2 феврале, җомга

Бүген С. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүенең 80 еллыгына багышланган «Буйсынмаганнар. Тугыз йөз көн батырлык» театральләштерелгән тамашасы узды.

Чараны ветераннар, «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм мәгариф учреждениеләре укучылары карады.

Чара кунакларын Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Солтанов сәламләде.

Чара кысаларында ветераннарны бүләкләү тантанасы узды.

Очрашу тантаналы төшке аш белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International