Көндезге тору төркемнәрендә дуслар табалар һәм яңа күнекмәләр алалар

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 елдан башлап 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге интеллект бозылулары, аутизм спектры бозылулары булган кешеләр белән эш алып барыла.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре катнашучыларның иҗади сәләтләрен камилләштерүгә, танып белү процессларын үстерүгә, төркемнәрдә хезмәттәшлек итүгә, шулай ук эмоциональ киеренкелеген киметүгә юнәлдерелгән төрле арт-терапия техникаларын кулланалар.

Шушы көннәрдә чираттагы дәрестә пластилин белән эшләделәр, матур рәсемнәр ясадылар. Катнашучыларның берсе көндезге тору төркеме дәресләренә йөрүдән алган тәэсирләре белән уртаклашты: «Исток–Башлангыч» үзәгенә дәресләргә мин рәхәтләнеп йөрим. Анда без төрле әйберләр, рәсем, төрле күнегүләр башкарабыз, экскурсияләргә йөрибез. Белгечләребез бик яхшы. Монда минем дусларым күп».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International