Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында, 2024 елның 27 февраленнән башлап, айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәреләчәк.
Очрашулар вакытында яшәү рәвеше, инвалидларның социаль интеграциясе, шул исәптән ял итү чараларын оештыру, белем алу һәм өстәмә белем алу мөмкинлеге, спорт объектларына бару, инвалидларның территориаль иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшләшергә мөмкин булачак.
Чараларда катнашу өчен, телефон яки электрон почта аша алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен мәгълүмат учреждениеләрнең рәсми сайтларында бар:
- Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге – https://mtsz.tatarstan.ru/gbu-respublikanskiy-tsentr-sotsialnoy-reabilitatsi.htm;
- мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/reabil_children.htm;
- инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/vzrosl/invalidy.htm.