2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Нәкъ менә гаиләдә бала игелекле, гадел һәм намуслы булырга өйрәнә.
Бөгелмә шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге ел саен инвалид балалар тәрбияләүче 350дән артык гаиләне кабул итә. «Яңарыш» үзәге эше балаларга тернәкләндерү һәм абилитация хезмәтләре күрсәтүгә генә түгел, ә шулай ук баланың гаиләсенә һәрьяклап ярдәм итүгә дә юнәлдерелгән.
Тернәкләндерү үзәгендә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелгән гаилә бар. Мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм – нәкъ менә шушы кыйммәтләр нык һәм бәхетле Конычевлар гаиләсенең нигезе булып тора.
Елена һәм Александр күпбалалы ата-аналар, тугыз бала тәрбиялиләр, шуларның берсе инвалид. Гаилә башлыгы төзелеш оешмасында эшли, ә әнисе йорт хуҗалыгы алып бару һәм балаларга белем бирү белән шөгыльләнә. Дүрт өлкән бала инде хезмәт эшчәнлеген алып бара, шуларның өчесе читтән торып югары белем ала. Гаиләдә шулай ук Бөгелмә аграр көллиятенең ике студенты һәм ике мәктәп укучысы бар.
Кече кызлары Полинада бала церебраль параличы. Ул әнисенең әкиятләрен рәхәтләнеп тыңлый, педагоглар белән дәресләрне ярата һәм һәрвакыт тирә-юньдәгеләргә үзенең нурлы елмаюын бүләк итә.
Гаиләдәге барлык балалар актив тормыш рәвеше алып баралар. Рәсем ясау, фортепианода, гитарада уйнау, компьютер графикасы, футбол, хоккей, йөзү – бу Конычевлар гаиләсе әгъзаларының мавыгуларының тулы булмаган исемлеге. Елена үзе дә актив тормыш позициясен саклый һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен оеклар бәйләү акциясендә катнаша.
Конычевлар гаиләсендә балаларда игелек, намуслылык һәм үзара ярдәм тәрбияләү өстенлекле. Елена белән Александр 26 ел бергә яшиләр, һәм бу еллар дәвамында аларның гаиләсендә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре гаилә шулай ук тормышта аерым әһәмияткә ия һәм үсеш үзенчәлекләре булган бала өчен тернәкләндерү чараларын оештыруда төп роль уйный, дип ышана.