Министр Эльмира Зарипова Яр Чаллы халкының сорауларына җавап бирде

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген, 13 февральдә, Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү булды. Аның барышында министр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укытуны оештыруга, үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итүгә, шулай ук халыкның мәшгульлеге турындагы гамәлдәге законнарга кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә җентекле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International