12 февральдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара үткәрде.
Дәрес махсус җиһазландырылган уен бүлмәсендә узды һәм коммуникатив күнекмәләрне формалаштыруга, танып белү процессларын, балигъ булмаган баланың вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.