ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2024 ел
җомга

2024 ел Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыклары булдыру, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү белән билгеләп үтелә.

15 февральдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Террорчылык – җәмгыятькә янау» дигән темага презентация чарасы оештырылды. Катнашучылар – өлкәннәр һәм балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар.

15 февральдә үзенең 101 яшен Бөек Ватан сугышында катнашучы, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы А. Ивановна билгеләп үтте.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында дәрес үткәрде.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге бүлекләре / филиалларының эш графигы үзгәрде.

Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Фирая Низаметдинова кызыклы дәрес үткәрде.

13 февральдә «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең региональ рейтингында катнашучы оешмаларның эшчәнлеген бәяләү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Мондый рейтинг беренче тапкыр төзелә, моннан соң ул ел саен булачак.

Россиядә Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы «Гаилә кыйммәтләре» дигән викторина үткәрде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен тегү буенча мастер-класс үткәрделәр. Моңа кадәр яшьләр тегү остаханәсендә булганнар иде, анда аларны тукымаларның үзлекләре, тегү кирәк-яраклары, энә белән эшләү ысуллары белән таныштырдылар. Узган дәрестә алар практикага керештеләр һәм картина ясадылар.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Чулпан Бадьина аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән бармак терапиясе элементлары белән пластилинография дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International