15 февральдә Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Нәсимә Галимовна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Нәсимә Галимовна гомер буе район ветеринария берләшмәсендә эшләгән. 1993 елда ул лаеклы ялга чыга. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1998 елда Нәсимә Галимовна «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.
Юбилярны туган көне белән котларга Җәлил бистәсе башлыгы Рафик Кәримов һәм Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев килделәр. Алар олы кешегә бүләк тапшырдылар һәм яхшы теләкләр җиткерделәр.