Мамадыш районында тармак белгечләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

2024 елның 16 феврале, җомга

13 февральдә Мамадыш районына эш визиты белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килде. Муниципалитет бинасында ул Министрлыкка караган учреждениеләр коллективлары белән очрашу үткәрде. Чарада шулай ук район башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Җыелыштан соң тармак белгечләрен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International