15 февральдә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эрготерапия» темасына стажировка мәйданчыгында беренче сессия узды. Чарада балалар тернәкләндерү үзәкләре белгечләре катнашты.
Ун елдан артык «Восхождение» үзәге мультидисциплинар-командалы караш форматында классик, хәзерге практикада кабул ителгән тернәкләндерү технологиясен – эрготерапияне гамәлгә ашыра. Балалар тернәкләндерү үзәкләре белгечләре социаль адаптация, көндәлек тормышта, продуктив эшчәнлектә, уенда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның активлыгын гамәлгә ашыруда бәйсезлек формалаштыруга юнәлдерелгән мөһим тернәкләндерү технологиясен гамәлгә ашыруда методологик алымнарны өйрәнделәр. Эрготерапевтик бәяләү схемасы, эрготерапевтик катнашу принциплары һәм модельләре каралды.
Кечкенә төркемнәрдә эшләү кыска һәм озак вакытлы максатларны формалаштыру принципларын, эрготерапевтик катнашу программаларын һәм максатларга ирешү шартларын үзләштерергә мөмкинлек бирәде. Тере фикер алышу, оптималь чишелешләр эзләү алынган белемнәрне һәм булган һөнәри тәҗрибәне системалаштыруга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, стажировкада катнашучылар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен үз эшләрендә кулланырга әзерлек алдылар.