«Кама таңнары» социаль приютында балаларны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнәләр

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка Әфган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы Рамил Дәүләтшин килде. Сугыш хәрәкәтләре ветераны шулай ук «Виват шурави» музыкаль коллективы җитәкчесе һәм сугыш турында җырлар авторы-башкаручысы булып тора.

Кунак балаларга үзенең армия еллары, иптәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Рамил Дәүләтшин ике җыр башкарды, шигырьләр укыды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта да Рамил Дәүләтшин үзенең музыкаль төркеме белән МХО зонасына концертлар белән чыгып, сугышчыларыбызның рухын күтәрә. Алар шулай ук бергә гуманитар ярдәм җыялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International