Социаль хезмәткәрләр Карау мәктәбендә укуларын дәвам итәләр

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау мәктәбе кабинеты эшли. Кабинет өйдә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү буенча дәресләр үткәрү өчен җиһазландырылган.

Социаль-тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, комплекслы үзәкнең шәфкать туташы атна саен социаль хезмәткәрләр белән гериатрия һәм геронтология буенча дәүләт медицина тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән өлкәннәр өчен төп физик күнегүләр җыентыгы буенча дәресләр үткәрә.

Узган атнада социаль хезмәткәрләр «Инсульттан соң авыруларны өй шартларында карау» темасыны укулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International