Югары Ослан интернат-йортына кунакка волонтерлар килде

2024 елның 16 феврале, җомга

Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Безнең тирәдә химия» дигән танып белү чарасы уздырылды. Аны волонтерлар – Югары Ослан гимназиясенең 10 сыйныф укучылары Саша Иванова һәм Даша Крымова үткәрде.

Югары сыйныф укучылары интернат-йортта яшәүчеләргә химиянең көндәлек тормыш белән никадәр тыгыз бәйләнештә икәнлеге турында сөйләделәр. Яшь кунаклар викторина да үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучылар сорауларга җавап бирде, химик матдәләрнең көнкүреш исемнәрен һәм аларны көнкүрештә куллануын искә төшерделәр. Ахырда волонтерлар кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр.

«Югары Ослан гимназиясе белән безнең үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Интернат-йортта яшәүчеләр мәктәп волонтерларын һәрвакыт шатланып көтәләр», – ди социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International