Россиядә Гаилә елы кысаларында 19 февральдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә эше буенча белгече «Гаилә. Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» дәресе үткәрде. Чара Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында узды.
Яшьләрдә туганлык бәйләнешләре турында күзаллауны үстерү, туганнарга һәм якыннарга карата кайгыртучан һәм игътибарлы мөнәсәбәт күрсәтү, гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә алу кирәклегенә ышану формалаштыру максатларында төрле эш формалары һәм ысуллары кулланылды.
Дәрестә 15–17 яшьлек 50 студент катнашты.
Чара яшьләр белән мәгърифәтчелек эше буенча «Бәйләүче җеп» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.