Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында «Сибур Холдинг» ГАҖ грантына ия булды.
Грант «Бергә үсәбез һәм аралашабыз» инициативасын тормышка ашыруга юнәлдереләчәк. Ул аутизм спектры бозылулары булган балаларның аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Үзәк командасы белән очрашу булды инде. Максатларны һәм бурычларны, чараларны үткәрү вакытын билгеләделәр.