Яр Чаллының «Ышаныч» үзәгендә техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пункты ачылды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә техник тернәкләндерү чараларын файдалануга бирү пункты эшли башлады.

Прокат пункты өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган. Мондый хезмәт техник тернәкләндерү чараларыннан вакытлыча файдалануга мохтаҗ гражданнарны кирәкле җайланмалар белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Бу мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның тормыш сыйфатын шактый яхшырта.

Беренчеләрдән булып әлеге хезмәттән Лидия Васильевна һәм Александр Владимирович файдаландылар. Аларга вакытлыча файдалануга ходунки һәм кул белән йөртелә торган кресло-коляска бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International