Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрдә яңа файдалы шөгыльләре барлыкка килде – термомозаика. Махсус тактага төрле төстәге пластмасса төймәләр кидерәләр, ә аннан соң рәсемне калька аша үтүкләргә кирәк.
Мондый чаралар вак моториканы һәм кул хәрәкәтләрен координацияләүне, фикерләүне, күзаллауны үстерә, пөһтәлеккә өйрәтә. Балалар үзләре өчен һәм туганнары өчен бүләк итеп кул эшләре ясыйлар: брелоклар, бизәнү әйберләре, уенчыклар ясыйлар.