«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алды турнирлары узды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Үземә ышанам» проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шашка һәм дартс буенча турнирлар узды.

Чараны Татарстан Республикасы инвалидларының «Спорт хәрәкәте» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» Яр Чаллы шәһәр советы ярдәме белән учреждение белгечләре үткәрде.

Шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм «Автократ» ҖЧҖ коллективы исеменнән турнирның барлык җиңүчеләренә һәм призерларына дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык тернәкләнүчеләр татлы бүләкләр алдылар.

Чарада 75 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International