Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында чаралар уздыруны дәвам итәләр. Мәсәлән, Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып хокукый дәрес уздырылды.
Чараның максатлары – балаларны заманча технологияләр белән таныштыру һәм белем бирү процессына яңа технологияләр кертү.
Балалар өчен хокукый тәрбия өлкәсенә төп юл күрсәтүчеләр әкият геройлары иде. Виртуаль чынбарлык форматында балалар әкият персонажларына хокукый мәсьәләләрдә ярдәм иттеләр, бала хокуклары турында мәгълүмат булган норматив-хокукый актлар белән үзләре таныштылар.
Технологик яңа алым яшь социаль хезмәт алучыларга бик ошады. Виртуаль чынбарлык күзлекләрен куллану чараларны тагын да кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә.