5 мартта Бөтендөнья әбиләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән «Минем оныкларым – минем шатлыгым!» дигән әңгәмә үткәрделәр.
Бу көнне олы яшьтәге хатын-кызлар үзләренең әби булачакларын ничек белүләрен, нинди хисләр кичергәнен, оныкларының дөньяга килүен ничек көткәннәрен, балаларына сабыйларын үстерергә ярдәм иткәннәрен искә төшерделәр. Һәр әби оныкларының казанышлары турында горурланып сөйләде: кемдер спорт белән уңышлы шөгыльләнә, кемдер институтны тәмамлап, яхшы эшкә урнашкан, кемдер инде үз гаиләсен төзегән һәм оныкчыклар бүләк иткән.
«Бу көн турында оныклар да белүе куанычлы. Алар әбиләренә шалтыраттылар, аларны котладылар. Яшь буынның өлкәннәр белән бәйләнеше һәм үз тамырларын белү тормышта ярдәм итә, аны мәгънә һәм аңлылык белән тутыра», – ди социаль хезмәткәрләр.
Чара Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында оештырылды.