«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә гаилә иминлеге серләре турында сөйләштеләр

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

6 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә иминлеге серләре» дигән психологик тренинг уздырылды. Чара социаль хезмәтләр алучыларда хәзерге гаиләләрдәге гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.

Катнашучыларга төрле күнегүләр, гаилә тормышы нигезләре турында әңгәмә тәкъдим иттеләр. Катнашучылар мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки алар тормыш кыйммәтләрен актуальләштерергә ярдәм итә.

Тренингта җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International