Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Динара Хәйретдинова «Куркынычсыз юлларга – әйе» дигән мәгълүмати-аңлату акциясе үткәрде.
Чараның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте проблемасына, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр тарафыннан юлда һәм урамда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына җәлеп итү.
Балаларга билгеләнгән кагыйдәләр юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен мәҗбүри дип аңлаттылар. Шулай ук яшь җәяүлеләргә буклетлар таратылды.