Мамадыш районында өлкәннәр белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрелә

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру максатыннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә өлкәннәр белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.

Социаль хезмәтләр алучыларның яраткан технологияләренең берсе – «Тылсымлы сандык». Олы яшьтәге кешеләр декоратив-кулланма иҗатның яңа күнекмәләренә шатланып өйрәнәләр һәм үзләренең осталыклары һәм казанышлары белән уртаклашалар. Кызыклы шөгыль белән мавыгу өлкән яшьтәге кешеләргә вакытны файдалы үткәрергә, начарлык турында уйламаска һәм интеллектуаль һәм физик формаларын югары дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International