5–6 мартта Мәскәүдә ВДНХда «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз – Россияне үстерәбез» Бөтенроссия хатын-кызлар форумы узды. Форумның икенче көнендә Татарстан Республикасы мәйданчыгында хатын-кызлык образын ачучы иҗади традицияләрне саклауга юнәлдерелгән мастер-класслар узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре эпоксидлы сумаладан бизәнү әйберләре ясау, шулай ук сумкалар бизәү буенча мастер-класслар үткәрделәр. Дәресләр Министрлык һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды.
Катнашучылар эпоксидлы сумала белән эшләүнең теоретик нигезләре, буяулар һәм пигментлар куллану нюанслары белән таныштылар, шулай ук әзер әйберне дөрес эшкәртүнең төп серләрен белделәр. Һәр катнашучы үзе белән үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләрен алып китте.
Сатып алу өчен сумкалар бизәү буенча мастер-класста тукымага рәсем төшерү теориясе белән таныштылар. Сюжет сайладылар, эскиз ясадылар һәм рәсем ясый башладылар.
Мастер-классларда катнашучыларның барысы да иҗади потенциалын күрсәтә алды. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бу дәресләр аеруча актуаль булды – катнашучылар үзләре өчен генә түгел, якыннары өчен дә әйберләр ясадылар.