Бүген татарстанлылар бер сәгатькә азрак эшли

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 8 мартХалыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими (РФ Хезмәт кодексының 95 ст. 1 өл.).

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булачак, 7 март – кыскартылган эш көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International