20 мартта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында ата-аналар һәм балалар белән берлектә интерьер мендәренә тышлык тегү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Гаилә елы кысаларында «Минем гаилә менюсы» дәресе үткәрелде. Ул гаилә белән үзәк арасындагы үзара бәйләнешне ныгытуга юнәлдерелгән.
«Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясе кысаларында Арчадагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Гаилә сәламәтлеге чаңгы юлы» дигән спорт-күңел ачу бәйрәме оештырдылар. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган.
Ел саен 21 мартта Нәүрүз билгеләп үтелә. Бу бәйрәм күп кенә көнчыгыш халыклары мәдәниятендә бар, ул язның килүен символлаштыра.
Бүген Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында тематик чара уздырылды.
Кайбер кешеләргә яхшы ата-ана булу өчен аеруча күп көч куярга туры килә. Бу үзенчәлекле балаларның әниләре, алар өчен кечкенә генә алгарыш та купьеллык көндәлек хезмәтнең лаеклы бүләге була.
12 апрельдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Татарстанда региональ этап чаралары берьюлы 45 мәйданчыкта узачак.
Татарстанда Регионнар белән идарә итү үзәгенең туры эфирында гаиләләргә ярдәм итү турында сөйләүне дәвам итәләр. 20 мартта студиядә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кунак булды.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына өйдә микротернәкләндерү үзәге булдыру буенча «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
20 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Фән белән ярыш» физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Дәреснең максатлары: физик культура һәм спортны пропагандалау, социаль хезмәтләр алучыларда фәнне өйрәнүгә мотивацияне арттыру.