Түбән Каманың «Шәфкать» үзәгендә «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына өйдә микротернәкләндерү үзәге булдыру буенча «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Проект 2023 елның июлендә эшли башлады. Бу вакыт эчендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт булдыру турында норматив актлар расланды, хезмәт эшчәнлеген тәэмин итү өчен кадрлар ресурслары, проектның максатчан төркеме формалаштырылды, диагностика үткәрелде, килешүләр төзелде, индивидуаль программалар эшләнде.

Грант акчасына өйдә тернәкләндерү һәм коррекция-үсеш чаралары комплексын үткәрү өчен 11 төр җиһаз, шулай ук социаль прокат пункты өчен 12 төр техник тернәкләндерү чаралары сатып алынган. Җиһазларны куллану буенча укытуны проект партнерлары – «ДАР» АКБО белгечләре үткәрә.

Гаилә белән эш ата-ана–бала–белгеч режимында бара. Тренинглар һәм индивидуаль чаралар ярдәмендә төркем әгъзаларының эмоциональ фонында, шулай ук тәртип күренешләрендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Ата-аналар белән эшләүдә дә уңай динамика күзәтелә. Ата-аналар аралашуга ачык, балалар белән аралашу ысулларын үзләштерделәр.

Проект уңай гаилә шартлары булдыруга һәм инвалид баланың һәрьяклап сыйфатлы үсешкә хокукын тәэмин итү өчен тигез мөмкинлекләр бирүгә ярдәм итә.

«Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыруда инвалид балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган 15 гаилә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International