Ел саен 21 мартта Нәүрүз билгеләп үтелә. Бу бәйрәм күп кенә көнчыгыш халыклары мәдәниятендә бар, ул язның килүен символлаштыра.
Татарстан Республикасында да бәйрәм билгеләп үтелә. Әйтик, Әтнә муниципаль районында бәйрәмдә социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Язгы бәйрәмне оештыручылар буыннар дәвамлылыгы һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр, милли мәдәният һәм йола элементларын күрсәттеләр.
Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да ботка һәм коймак белән сыйладылар. Һәркем чын күңелдән бер-берсенә һәм якыннарына сәламәт озын гомер, иминлек, тынычлык һәм татулык теләде.