Бүген Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында тематик чара уздырылды.
Барлык тәрбияләнүчеләр дә бу көнгә аеруча җаваплы карадылар. Алар Даун синдромы булган балаларга үз ярдәмнәрен белдерделәр һәм алар өчен фотолар белән плакат ясадылар. Шулай ук тормышның гади шатлыкларын кадерләргә өйрәтүче гыйбрәтле фильм карадылар.
Аннары балалар прәнек ясау буенча мастер-класста катнаштылар.