«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм балалар өчен мастер-класс үткәрделәр

2024 елның 22 марты, җомга

20 мартта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында ата-аналар һәм балалар белән берлектә интерьер мендәренә тышлык тегү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Практик эшчәнлек барышында төрле төрдәге бизәкләр белән таныштылар. Алган белемнәрен кулланып, катнашучылар матур тышлыклар тектеләр һәм бизәделәр. Барысы да эштән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International