Бөтен гаилә белән чаңгыда: Арча районында спорт-күңел ачу бәйрәме уздырдылар

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

«Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясе кысаларында Арчадагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Гаилә сәламәтлеге чаңгы юлы» дигән спорт-күңел ачу бәйрәме оештырдылар. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган.

Бәйрәмдә тернәкләнү узучы балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Алар өчен чаңгы узышлары, төрле милли уеннар оештырылды. Өлкәннәр һәм балалар командалар белән ярыштылар һәм бердәмлек күрсәттеләр.

Чара ахырында педагогика көллияте волонтерлары флешмоб оештырдылар.

Тантаналы бүләкләү өлешеннән соң чарада катнашучыларның барысы да ботка, коймак, кайнар чәй белән сыйланды.

Бәйрәмне оештыруда Арча инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов катнашты. Ул җиңүчеләргә бүләкләр әзерләде һәм чәй табынын оештырды.

Социаль педагог Гүзәлия Вәлиева сүзләренчә, мондый гаилә бәйрәмнәре гаиләләрне берләштерә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә, чаңгы спортын популярлаштыра, милли традицияләрне саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International