«Гармония» комплекслы үзәгендә гаилә ризыклары турында чара уздырдылар

2024 елның 22 марты, җомга

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Гаилә елы кысаларында «Минем гаилә менюсы» дәресе үткәрелде. Ул гаилә белән үзәк арасындагы үзара бәйләнешне ныгытуга юнәлдерелгән.

Чарага 18 яшьтән өлкәнрәк менталь тайпылышлары булган инвалидларны чакырдылар. Яшьләр Ютазы районында яшәүче халыкларның күптөрле гореф-гадәтләре, аларның аш-су үзенчәлекләре белән таныштылар. Табышмаклар чиштеләр, ә аннары пирожки ясадылар.

Дәрестә катнашучыларга гаиләнең яраткан ризыгын әзерләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International