Татарстан гаиләләренең сорауларына туры эфирда җавап бирделәр

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда Регионнар белән идарә итү үзәгенең туры эфирында гаиләләргә ярдәм итү турында сөйләүне дәвам итәләр. 20 мартта студиядә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кунак булды.

Хәзерге вакытта Татарстанда гамәлдәге илкүләм проектлар кысаларында нинди чаралар һәм программалар гамәлгә ашырыла, Гаилә елында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча нинди чаралар планлаштырылган, үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт нинди ярдәм чаралары, шул исәптән матди булмаган чаралар тәкъдим итә – бу һәм башка мәсьәләләр туры эфир темасы булды.

Гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклаучы өлкән буын вәкилләренә ярдәм итү чараларына аерым игътибар бирелде.

Туры эфир язмасын сылтама буенча карарга була: https://vk.com/video-201846315_456239448.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International