ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елында гаилә традицияләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Раушания Шәрәфиева гаиләсенең дә үз гаилә традицияләре, шул исәптән кулинар традицияләре бар.

Ел саен Югары Ослан муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклау максатыннан 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып барлау үткәрелә. Шулай ук чаралар кысаларында социаль ярдәм чаралары күрсәтү, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында «Минем йортым, туганнарым» дигән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә.

Чәчтараш хезмәтенә һәр кеше мохтаҗ, ә олы яшьтәге һәм инвалид кешеләр – аеруч. Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия нигезендә чәч кисү көне узды. Даими волонтер, чәчтараш Анастасия Муракаева бушлай теләгән барлык социаль хезмәт алучыларның чәчләрен кисте.

Лаеш районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, «Kinolife» кинотеатры белән берлектә, Гаилә елы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Очучы корабль» фильм-әкиятен күрсәттеләр.


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 10–12 апрелендә Сургут шәһәрендә «Инклюзив мәктәп. Һәр баланың уңышы» II Бөтенроссия форумы узачак.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә булдылар. Анда алар балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ярдәм кулы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул менталь инвалид гражданнарны укыту ялы клубына актив җәлеп итү юлы белән социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән.

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Арча районында «Мәрхәмәт үзәге»нең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары бу бәйрәмне театр постановкасында катнашып билгеләп үттеләр. Чараны район мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор коллективы оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International