Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә булдылар. Анда алар балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Балчык белән эшләү нерв системасына файдалы тәэсир итә, киеренкелекне бетерә һәм ял иттерә. Хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева белән бергә һәм оста-керамист җитәкчелегендә катнашучылар балчыктан әвәләп ясау нигезләре белән танышалар һәм мультфильмнар геройлары ясадылар. Фигураларны махсус буяулар белән буядылар, киптерү һәм мичтә яндыру өчен калдырдылар.