Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елында гаилә традицияләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Раушания Шәрәфиева гаиләсенең дә үз гаилә традицияләре, шул исәптән кулинар традицияләре бар.
25 мартта Раушания Шәрәфиевага кунакка апасы килде. Алар бөтен зур тату гаилә белән татар милли ризыгы – бәлеш әзерләделәр. Пешергән арада алар күңелле хатирәләре белән уртаклаштылар.
Якын кешеләр белән аралашу – социаль хезмәт алучыларның тормышындагы иң якты минутлар.