27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Арча районында «Мәрхәмәт үзәге»нең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары бу бәйрәмне театр постановкасында катнашып билгеләп үттеләр. Чараны район мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор коллективы оештырды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен «Театрның тылсымлы дөньясы» сәнгать сәгате оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар театр экспромтында катнаштылар.
Ә «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Сабир Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрында булдылар.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучылар «Бөтен дөнья – театр, ә кешеләр – актерлар» дигән кызыклы чарада катнаштылар. Чара район мәдәният йорты базасында узды. «Мәдәниятләр диалогы» музее җитәкчесе Анжелика Решетова театрның барлыкка килү тарихы, аның төрләре белән таныштырды. Режиссер-куючы Ксения Анохина кунакларга грим ясады, мини-спектакль оештырды.