Югары Ослан районында ялгыз гражданнарны барлыйлар

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен Югары Ослан муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклау максатыннан 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып барлау үткәрелә. Шулай ук чаралар кысаларында социаль ярдәм чаралары күрсәтү, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә.

Чараларны «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре башкара. Эшче төркем әгъзалары гражданнарның яшәү шартларын тикшерәләр һәм торак-көнкүреш шартларын, карауга мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче обход акты төзиләр.

Газ җиһазларының, мичләрнең һәм электр җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирелә, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International