ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2024 ел
җомга

Казанның Совет районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы «Яшүсмерләр кризисы – балага бәхетле булып үсәргә ничек ярдәм итәргә?» төркемле дәресе үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучы ата-аналар катнашты.

Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Актив озын гомерлелек мәктәбе катнашучылары һәм көндезге тору төркемендә социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм хәйрия концерты узды. 


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

27 мартта Татарстанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар белгечләре өчен укыту семинары узды. Чараның темасы – «Гаилә иминсезлеген профилактикалауның заманча ысуллары». 

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 45 954 вакансия тәкъдим итә.

Балаларда татар халкының мәдәни мирасына кызыксыну уяту максатыннан «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Ольга Фролова танып белү дәресе үткәрде. Чара татар милли киемнәре һәм орнаментлары турындагы күзаллауларны киңәйтүгә, халык иҗаты осталарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

«Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең бөтенроссия рейтингына йомгак ясалды. Жюри катнашучыларны эшкә кабул ителгән инвалид кешеләрнең өлеше, инвалид өчен тәкъдим ителгән хезмәт хакы дәрәҗәсе, инвалидлар өчен киңәйтелгән социаль пакет булу, махсус эш урыннары булу, җайлы эш вакытын куллану мөмкинлекләре, остаз бирү һ. б. критерийлар буенча бәяләде.

Татарстанның Әлки районы Түбән Кәчи авылыннан Световидовлар туй көннәрен билгеләп үттеләр – алар инде 70 ел бергә.

27 мартта «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе программасы буенча күчмә дәрес үткәрделәр.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында социаль учреждениеләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыгы үткәрелде. Чараның темасы – «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның коммуникатив потенциалын арттыру технологияләре».

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International