Чәчтараш хезмәтенә һәр кеше мохтаҗ, ә олы яшьтәге һәм инвалид кешеләр – аеруч. Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия нигезендә чәч кисү көне узды. Даими волонтер, чәчтараш Анастасия Муракаева бушлай теләгән барлык социаль хезмәт алучыларның чәчләрен кисте.
Хәйрия нигезендә чәч кисү – өлкәннәргә карата игътибар һәм кайгырту билгесе. Анастасия Муракаева яңа образлар гына түгел, ә һәр клиентка җылылык һәм ышаныч бүләк итте. Социаль хезмәтләр алучылар үзләренең үзгәрүләреннән канәгать калдылар, аларның кәефләре яхшырды, үз-үзләренә ышаныч артты.